Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда катнашучылар Татарстанның яшь белгечләре өчен чит илдә стажировкалар оештыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
«Татарстанда «Алгарыш» Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантлар программасы бар. Аның ярдәмендә соңгы курс студентлары, шулай ук яшь белгечләр чит илдә стажировкалар узарга мөмкин», - дип билгеләп үтте министр.
Әмма ул ассызыклаганча, бу мәсьәлә барыбер актуаль булып кала, республика өчен барлык өлкәләрдә дә яхшы белгечләр булдыру мөһим.
Һадиуллин үзенең шик-шөбһәләре белән уртаклашты: аның сүзләренә караганда, стажировкалардан соң күп кенә белгечләр, җәмгыятьнең файдалы әгъзасы булу һәм үз ватаны хакына белемнәреннән файдалану өчен, туган шәһәрләренә әйләнеп кайтырга омтылмыйлар.
"Барысы да азрак эшләргә һәм күбрәк акча алырга мөмкин булган урынны эзлиләр. Максат игелекле, ләкин нинди дә булса патриотик хисләргә ия булырга кирәк бит. Әгәр барысы да китә башласа - монда кем калачак?" - дип зарланды министр.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан республика һәм ил иминлегенә тупланган белемнәр багажын кулланырга әзер булганнарга ярдәм итәргә тели.