ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: Вузлар абитуриентның WorldSkills та катнашуын игътибарга алырга тиеш

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills җыелма командасы әгъзалары белән очрашты. Ул балаларга теләк белдерде һәм аларның сорауларына җавап бирде.

IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча Милли чемпионат Уфада агымдагы елның 25-29 августында узачак. Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, ярышларда катнашу анда катнашучылар алдында киң перспективалар ача.  

«Бу конкурс хәрәкәтендә катнашырга ризалашуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең - безнең киләчәгебез», - диде министр.

Уфада Милли финалда Татарстан Республикасын 163 конкурсант тәкъдим итәчәк, шуларның 92 се - өлкәннәр категориясендә, 71 е - юниорлар категориясендә. призлы урыннар өчен Татарстан җыелма командасы 126 компетенциядә көч сынашачак.

Мәгариф министры белән әңгәмә барышында Татарстан җыелма командасында катнашучыларда чемпионатка гына түгел, мәгарифкә дә, стажировка, стипендияләргә дә кагылышлы сораулар туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International