Татарстан территориясендәге барлык югары уку йортлары да WorldSkills хәрәкәтендә абитуриентның катнашуын игътибарга алырга тиеш. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда белдерде.
"Әгәр без шундый белдерү ясыйбыз икән - аны барлык уку йортлары да хупларга тиеш. Һәм әгәр керү имтиханнары, әйтик, "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионатын уздыру көннәре белән туры килсә, вуз абитуриентның хәленә керергә тиеш. Кабул итү комиссиясе сезнең кебек белгечләр белән кызыксынырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан җыелма командасында катнашучыларга Һадиуллин.
Министр бу сорау тиешле инстанцияләрдә күтәреләчәк, дип ышандырды.
Искәртәбез, Уфада «Яшь профессионаллар» милли чемпионаты финалында Татарстан Республикасын 163 конкурсант тәкъдим итәчәк, шуларның 92 е - өлкәннәр категориясендә, 71 е - юниорлар категориясендә. призлы урыннар өчен татарстанлылар 126 компетенциядә көч сынашачак.