Өстәмә белем бирүнең федераль үзәге 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучыларны «Экотуризм өлкәсендәге проектларны ихтыярый (волонтерлык) тәэмин итү» программасында катнашуга чакыра.
Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программа барышында балалар тыюлыкларда волонтерларның ничек эшләве, экологик сәяхәтне ничек оештыру, төрле мастер-классларда, тематик акцияләрдә катнашуы турында беләләр.
Чаралар онлайн режимында узачак, анда барлык төбәкләрдәге укучылар катнаша алачак.
Программа 15 октябрьдә башлана, аңа алдан сайтта теркәлергә кирәк.