Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында уку процессын оештыруга кагылышлы йөкләмә бирде. Тиешле документ Кремль сайтында бастырылган.
Дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең йөз процент мөмкинлеген тәэмин итү.
Моннан тыш, Путин кушуы буенча министрлар кабинеты 2026 елга кадәр уку йортларының 7,3 меңнән артык бинасын капиталь төзекләндерү программасын эшләтеп җибәрәчәк.