Балалар бакчаларын төзү эшләре 71%ка үтәлгән. Әмма 9 объектны төзү тиешле темплар белән бармый. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Биредә социаль билгеләнештәге объектлар төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру темасы буенча фикер алыштылар.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Заказчыларны һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларын бу мәсьәләгә зур игътибар бирергә чакырдылар.
Балалар бакчаларын төзү ике федераль проект - «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» кысаларында бара. Август башына 1 объект тәмамланды.
25 августка "Торак" федераль проекты буенча "Арт Сити" торак комплексында төзелгән гомумбелем бирү учреждениесен тапшыру планлаштырыла. Җиһаз тулы күләмдә куелган.
"Салават күпере" торак комплексында "Заманча мәктәп" федераль проекты буенча төзелә торган 1224 урынлык мәктәпнең әзерлек дәрәҗәсе 87% тәшкил итә. Объектны Республика көненә кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта уку учреждениесе җиһазлар кабул итә.