9 августта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур үзгәреш» бөтенроссия конкурсы бергәлегендә «Артек» Халыкара балалар үзәгенең онлайн-сменасы старт алды, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
"Артек" тематик атнасы журналистикага һәм яңа медиага багышланган "Мөхим турында сөйлә!" айлыгын дәвам итә. Конкурста катнашучылар артеклар традицияләре белән танышачак, вожатый һөнәре турында беләчәк, иҗади конкурсларда һәм мастер-классларда катнашачак һәм “Зур үзгәреш” төп конкурсының финаллары уза торган легендар балалар лагере атмосферасына чума алачак.