Казанда «Россия - минем тарих. Яңа офыклар» форумы тәмамланды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Казанда «Россия - минем тарих» тарихи паркларын универсаль мультимедиа мәгариф үзәкләренә үзгәртеп коруга багышланган федераль форумга йомгак ясадылар.

23 төбәктә тарихи парклар базасында мәгариф үзәкләренең бердәм челтәрен, шулай ук федераль методик үзәкне булдыру планлаштырыла.

Проектны гамәлгә ашыруда мәгърифәтчелек үзәкләре булдыру буенча күренекле галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, спортчылар, сәнгатьнең төрле өлкәләре вәкилләре катнашачак - бу «Белем» бөтенроссия җәмгыяте белән килешүгә кул кую нәтиҗәсендә мөмкин булачак.

Форум эшендә 620 меңнән артык кеше көндезге форматта да, онлайн режимында да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International