Россия Мәгариф министрлыгы урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны мөмкин кадәр эшкә урнаштыру дәрәҗәсенә ирешергә уйлый. Бу хакта "Россия 24" каналы эфирында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
"Бүген, мониторинг мәгълүматлары буенча, эшкә урнаштыру проценты якынча 65-70% тәшкил итә. Без бу гына җитәрлек түгел дип саныйбыз. Студентларның бер өлеше вузларга китә, алар күп түгел, 15% тирәсе, әмма без белгечлек буенча эшкә урнашу процентын 85-90% ка кадәр җиткерү бурычын куябыз ", - дип шәрехләде ул.
Сергей Кравцов ассызыклаганча, яшьләр сайланган белгечлек буенча укыганнан соң эш таба алачак һәм кирәкле булачак дип ышанырга тиеш.
«Бу мөһим социаль бурыч, ул шулай ук икътисадны үстерүдә көчле импульс бирергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте министр.