Колледжларда тикшерү эшләре үткәреләчәк

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Рособрнадзор урта һөнәри белем алучылар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре расписаниесе белән боерык бастырды.

Исегезгә төшерәбез, көллиятләрдә яңа уку елында тикшерү эшләре беренче тапкыр үткәреләчәк. Алар 15 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр узачак. Дөрес, аларны барысы да түгел, ә беренче курс студентлары һәм алдагы уку елында гомуми белем бирү предметларын өйрәнүне тәмамлаганнар гына яза алачак (кагыйдә буларак, бу 2-3 курс).

Укучыларга үз белгечлекләре өчен профильле предметлар буенча эшләрне башкарырга туры киләчәк. Нинди рәвештә икәнен көллият администрациясе сайлаячак. Шулай ук студентларны укытуның метапредмет нәтиҗәләрен бәяләүче тикшерү эшләре көтә.

Барлык гомуми белем бирү предметлары буенча "тикшерү" 15-28 сентябрьдә үткәрергә кирәк. Өстәвенә, һәр предмет буенча эш барлык студентлар өчен дә бер көндә уздырыла. Чит телләр буенча эшләр (инглиз һәм немец) - компьютерларда.

Метапредмет нәтиҗәләрен бәяләү эшләренә килгәндә, аларны кәгазьдә дә, компьютерда да язарга мөмкин. Әгәр компьютерларда булса, 1 курс студентлары өчен алар 27 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр, ә калганнары өчен - 4 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр үткәрелергә тиеш. Шунысы мөһим: ВПР нәтиҗәләре тулаем алганда укытучылар, көллиятләр яки мәгариф белән идарә итү органнары эшен бәяләү өчен кулланылмаячак. Аның каравы, алар уку процессын камилләштерүдә ярдәм итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International