11 нче Казан күппрофильле лицее 1 нче сентябрь ачылышына әзерләнә

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Казанның 11 нче күппрофильле лицеенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тикшерү үткәрә.

Тикшерүне күзәтчелек органы хезмәткәрләре августның икенче яртысында тәмамларга планлаштыралар. Шуннан соң лицейга капиталь төзелеш тәмамлану турында акт биреләчәк, ә аннары - проект документларының туры килүе турында бәяләмә.

Гомуми белем бирү учреждениесе Совет районындагы Н.Ершов урамындагы «Арт-сити» торак комплексында урнашкан. Биредә күп санда яшь гаиләләр яши, һәм микрорайонда уку йорты төзелешенә ихтыяҗ бар иде.

Объектта төзелеш-монтаж эшләре 2019 елның декабрендә башланган. Аның техник заказчысы һәм төзүчесе - ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе. Генераль подрядчы - «Ак таш» ҖЧҖ.

Яңа гомуми белем бирү мәктәбе 1501 урынга исәпләнгән. Биредә барысы да Казан укучыларының укуы һәм сәламәтлеген ныгыту өчен каралган. Уку сыйныфлары, спорт мәйданчыклары, бассейн, актлар залы, ашханә, гардероб бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International