Бүген, мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясенә әзерлек кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов Актаныш районында эшлекле булдылар. Сәфәр барышында алар “Актаныш технологик техникум”, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» эшчәнлеге белән, яңа төзелеп сафка басып килгән “Адымнар-Актаныш” мәктәбенең әзерлеге белән таныштылар. Шулай ук районның башка белем бирү учрежденияләренә дә бәя бирелде.
Актаныш районыда мәгариф, белем һәм тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Милли йөзен, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яшәүче саф татар районнарының берсе ул. Республика күләмендә иң зур чаралардан саналган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең дә биредә узыу очраклы түгел. Милли мәгариф, укыту һәм тәрбия буенча уртаклашырлык тәҗрибәбез зур безнең.