12 - 14 августта «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле пространствоның виртуаль мәйданчыгында «Фән. Мәгариф. Хезмәт базары» Халыкара онлайн форум узачак. Быел чара Татарстанның мәгариф системасына һәм хезмәт ресурсларына багышланачак.
Йөздән артык спикер чыгыш ясаячак: лекцияләр, презентацияләр, мастер-класслар, шулай ук бөтен дөньядан мәгърифәт өлкәсендәге белгечләр арасында дебатлар һәм фикер алышулар узачак.
Уку һәм карьераның билгеле бер баскычына багышланган барлыгы дүрт сәхнә оештырылачак. Педагоглар да, булачак студентлар да, югары уку йортларын тәмамлаучылар һәм өлкән буын үзләре өчен файдалы контентны таба алачак.
Аерым көн хәзерге мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм мәктәп укучыларының әти-әниләренә ярдәм итүгә багышланачак. Илнең иң яхшы укытучылары үзләренең балалар тәрбияләү тәҗрибәсе турында сөйлиячәк һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк.