Татарстан Хөкүмәте телләрне саклау һәм үстерү өчен грант булдырды

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның иҗтимагый оешмалары телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грант ала алачак. Аның күләме 200 мең сум тәшкил итә. Тиешле карарны бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Грант «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә куелды. Карарны гамәлгә ашыру ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы контроленә алачак.

Грант алучылар ел саен үткәрелә торган конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк, өстәвенә, 200 мең сум һәр лидер оешма алачак. Аларның һәркайсы проектны тормышка ашыруга чыгымнарның гомуми суммасының 20%ыннан ким булмаган күләмдә бюджеттан тыш чыганаклар хисабына финансларга тиеш. 

Грант алучылар проектның актуальлегеннән һәм социаль әһәмиятеннән, кадрлар белән тәэмин ителештән, нәтиҗәлелектән һәм башка критерийлардан чыгып сайланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International