Роскачество мәктәп формасын җитештерүчеләрне тикшерде

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен 1 сентябрь алдыннан Роскачество Россия кибетләрендә сатыла торган мәктәп формасын тикшерә. Кызганычка каршы, начар сыйфатлы мәктәп әйберләрен җитештерүчеләр кимеми. Елдан-ел бер үк фирмалар балалар сәламәтлеге өчен куркынычсыз булмаган киемнәр чыгара.

Начар сыйфатлы киемнәр җитештерүче компания һәм брендларның исемнәрен Роскачество сайтында белергә мөмкин. Сайттагы мәгълүмат буенча, 2016 елдан башлап укучылар өчен зыянсыз булган күп кенә блузкалар, итәкләр һәм сарафаннар, чалбарлар, пиджаклар һәм малайлар өчен күлмәкләр тестлашкан.

Куркынычсызлык таләпләренең иң җитди бозылуы барыннан да элек гигроскопиклык һәм һава үткәрүчәнлеге күрсәткечләре белән бәйле. "Әгәр дә тукыма дымны сеңдермәсә, аны тәнгә суларга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта скафандр тәэсире барлыкка килә. Бу тәннең ярсуына китерергә мөмкин. Моннан тыш, бала мондый киемдә тиз арыячак һәм аның игътибары кими", - ди Роскачество экспертлары.

Кыскасы, бала өчен әйбер табигыйрак булган саен - шулкадәр яхшырак. Ләкин шуны истә тотырга кирәк: тыгыз тукыма форманы яхшырак тота, ләкин һаваны начаррак җибәрә. Шуңа күрә материалны бәяләргә һәм аның артык тыгыз булмавын карарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International