Алабугада мәктәп укытучылары халыкара фестивалендә 100дән артык мастер-класслар узачак

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Алабугада 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. Мөгаллимнәр өчен 100дән артык мастер-класс үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Бу Татарстан һәм тулаем Россия педагогик җәмәгатьчелеге өчен бик зур вакыйга. Иң мөһиме, фестиваль форматында 105 мастер-класс үткәрү каралган. Бу фестиваль казанышларының берсе, дип уйлыйм”, - диде ТР вице-премьеры.

Фазлеева педагогиканың мобиль, мультидисциплинар һәм мультипликатив булуын билгеләп үтте, шуңа күрә укытучыга күп санлы белем, күнекмәләр һәм тәҗрибәләргә ия булырга кирәк.

"Мастер-класс укытучыга үз белемнәренең дәрәҗәсен бәяләргә һәм аны үстерергә мөмкинлек бирә. Гомумән, укытучы һөнәре - ул табигатьтән булган һәм эш процессында формалаша торган талантларны даими камилләштерү», - дип ассызыклады спикер.

Аның сүзләренә караганда, фестиваль Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан уздырыла, анда киләсе уку елына бурычлар билгеләнә һәм узган елга нәтиҗәләр ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International