«iВолга» яшьләр форумында теләге булган һәркем катнаша ала

2021 елның 13 августы, җомга

2021 елның 12 августында Самарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев «iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумын үткәрүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Агымдагы елда Форум яңадан онлайн-форматта уздырыла. Төп чаралар 20-24 августта ivolgaforum.ru рәсми сайтында узачак.

IВолганы дистанцион уздыру бик күп яшьләргә Форумның бер өлеше булырга мөмкинлек бирәчәк. Аның программасы мөмкинлекләре киң булган резидент сыйфатында да, шулай ук теләгән һәркем сайтта теркәлү узганнан соң да катнашырга мөмкин булган тамашачыны да күздә тота.

Форум резидентлары - Форумның барлык чараларында, шул исәптән проектлар, нетворкинг һәм рейтинг программасында актив катнашу мөмкинлеге булган 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр. 14 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар үзләре теләгән теләсә нинди мөмкин булган контентны карый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International