Казанда халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм БДИда 100 балл алган чыгарылыш укучылары белән матбугат конференциясе узды

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Имтиханнарга, халыкара олимпиадаларга һәм интеллектуаль ярышларга әзерлек турында Казан мәктәп укучылары - турнирларда җиңүчеләр һәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыя алган чыгарылыш укучылары сөйләде.

Информатика буенча олимпиадага ничек әзерләнергә икәнлеге турында КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның өлкән сыйныф укучысы Валерий Родионов сөйләде.

Математика буенча «Туймаада» мәктәп укучыларының Халыкара олимпиадасында һәм математика буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында үзенең катнашуы һәм җиңүе турында КФУның 10 нчы сыйныф укучысы Регина Сабирьянова сөйләде.

Шулай ук 35 нче Казан лицеен - "Галактика" белем бирү үзәген тәмамлаган Алмаз Вакилов чакырылды, ул биология һәм химия буенча 100әр балл җыйды. Хәзер ул А.И. Евдокимов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университетына керә

КФУның IT-лицеен тәмамлаган Әмир Гарифуллин да рус теле һәм информатикасы өчен 200 балл җыйды. Ул Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында укуга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International