Ел саен меңгә якын яшь укытучы Татарстан мәктәпләренә эшкә килә. Бу хакта журналистларга республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында хәбәр итте.
Һадиуллин республикада укытучыларга кытлык бар дип билгеләп үтте, әмма проблема хәл ителә. Аерым алганда, Татарстанда башлангыч сыйныф, математика, физика һәм башка фәннәр укытучылары җитми.
Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Адымнар” полилингваль комплексында педагогик хезмәткәрләр өчен “Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы: яңадан йөкләнеш. Яшь педагогларны “Укытучы” һөнәренә багышлау тантанасы.