Мәгариф министрлыгы цифрлы "ата-ана ярдәмчесе" булдырачак

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

РФ Мәгариф министрлыгы 2030 ел ахырына кадәр баланы мәктәпкә сайларга һәм яздырырга ярдәм итә алырлык ата-ананың цифрлы ярдәмчесе булдырырга ниятли. Бу хакта җомга көнне мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева "Цифрлы эволюция" форумында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бүген баланы балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм секцияләргә яздыру мөмкинлеге акрынлап дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталына яки дәүләт хезмәтләренең төбәк системаларына күчә.

Ул шулай ук цифрлы ярдәмчегә җәй көне укырга кирәкле түгәрәкләрне, китапларны, конкрет төбәктә күрергә мөмкин булган экскурсияләрне сайларга ярдәм итәчәк, дип өстәде.

Замминистрның тәкъдим ителгән материалларынан күренгәнчә, проектны тулысынча 2030 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International