Татарстан Хөкүмәте югары уку йортлары өчен яңа грант гамәлгә кертте

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Татарстан территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмалары 23 млн сумнан артык күләмдә яңа грантка дәгъва итә алачак. Аңа аутистик спектрның бозылуы белән эшләүче бүлекчәләре булган югары уку йортлары дәгъва итә алачак. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты. Грант ел саен бер генә тапкыр түләнәчәк.

Документның үтәлешен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшереп торачак. Грантны алучылар республика ведомствосы уздырган сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International