Татарстанда берничә ел эчендә беренче тапкыр инглиз теле буенча БДИның йөз баллы нәтиҗәләре артты

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Татарстанда 2015 елдан башлап беренче тапкыр чыгарылыш сыйныф укучылары инглиз теле буенча БДИда алты йөз баллы нәтиҗә алды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Соңгы алты елда бездә мондый нәтиҗәләр булмады. Без моның белән горурланабыз. Димәк, безнең чыгарылыш сыйныф укучылары татар һәм рус телләре белән беррәттән инглиз телен дә яхшы беләләр", - диде спикер.

Һадиуллин ассызыклаганча, быел Татарстан йөз баллчылар саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае белән беррәттән Россиянең әйдәп баручы 5 регионы исемлегенә кергән.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы республикада БДИның югары баллы нәтиҗәләре ел саен арта, дип өстәде. Узган ел белән чагыштырганда, БДИның йөз баллы нәтиҗәләре алган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 18 кешегә арткан.

"Рус теле, информатика, әдәбият, химия, биология, география буенча йөз баллчылар саны тотрыклы рәвештә арта", - дип билгеләде министр.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан укучылары шулай ук олимпиада хәрәкәтендә актив катнашалар, халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан тугызынчы ел рәттән Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урынны саклый. Ә эш нәтиҗәлелеге буенча, ягъни 100 мең кешегә дипломнар саны буенча, республика Мәскәүдән кала икенче урында тора, дип билгеләп үтте спикер.

«Татарстанлылар халыкара ярышларда да уңышлы чыгыш ясыйлар. Быел республиканың 43 укучысы халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булды. 2018 ел белән чагыштырганда аларның саны ике тапкырга арткан. Һәм бу әле соңгы сан түгел. Олимпиадалар дәвам итә, безнең мәктәп укучыларының җиңүләренә өметләнәбез ", - дип йомгаклады Һадиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International