Быел Татарстанда 97 мәгариф учреждениесе капиталь ремонтланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.
«116 гомуми белем бирү учреждениесендә функциональ зоналарга ремонт ясала. Моннан тыш, быел яңа программа буенча 198 мәктәптә азык-төлек блоклары капиталь ремонтланачак», - дип сөйләде спикер.
Ларионова билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда федераль бюджет акчасына өч мәктәп һәм республика бюджеты акчасына алты мәктәп төзелә.
Моннан тыш, федераль финанслау белән 16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм республика бюджеты акчасына бер балалар бакчасы төзелә.
"Барлык бу учреждениеләр яңа стандартлар буенча төзелә. Һичшиксез, Татарстанда балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен шартлар тудыру өчен барысы да эшләнә», - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.