Киектә яңа лицей төзелеше 85%ка тәмамланды

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Татарстанның Питрәч районы Киек авылында 1224 урынга исәпләнгән яңа лицей төзеп бетерәләр. Төзелеш эшләре 85%ка тәмамланган, объектта көн саен 300 кеше хезмәт куя.

"Мәктәпне 1 сентябрьгә ачу өчен барысы да эшләнә", - дип сөйләделәр муниципалитетның матбугат хезмәтендә.

"Мәктәпне мартта төзи башладылар. Бүгенге көндә 1 200 дән артык укучы җыелган. Лицейда 1 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфлар укыячак. Нигездә, мәктәпкә беркетелгән территория (прописка) буенча балалар, шулай ук Привольный һәм Вишневкадан килешү буенча 4 укучы барачак. Ун беренче сыйныф җыелган. Педагогик состав та җыелган инде ", - дип билгеләде чыганак.

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов төзелештә эшләүче һәр хезмәт вәкилләре белән объектта эш киңәшмәсе үткәрде. Очрашуда катнашучылар юл картасының барлык пунктлары буйлап уздылар.

Лицей республика программасы кысаларында төзелә, ул "Алгоритм" исемен йөртәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International