Татарстанда укучыларның ата-аналары 1 сентябрьдә бәйрәм линейкаларында катнаша алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка “12 кат” проектында биргән интервьюсында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Линейкларны без уздырырга тиеш. Ата-аналар килә алачак, чикләүләр юк, әмма без аларны вакцина ясатырга чакырабыз. Мондый үтенеч министрлык җитәкчелеге тарафыннан балаларны һәм укытучыларны куркынычсызландыру өчен ясала", - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Шул ук вакытта министр, мәктәпләрдә зур массакүләм чаралар Роспотребнадзорның тиешле рөхсәте булмыйчы уздырыла алмый, дип ассызыклады.