Татарстан мәктәпләрендә беренче мәртәбә тәрбия программалары барлыкка киләчәк. Алар яңа уку елыннан эшли башлаячак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Яңа уку елында без тәрбиягә күбрәк игътибар бирәчәкбез. Һәм 1 сентябрьдән тәрбия буенча эш программалары барлыкка киләчәк, мондый хәл әле яңа керә. Бездә фәннәр буенча эш программалары бар. Татарстан һәм тулаем Россия традицияләренә нигезләнгән тулы кыйммәтле, сыйфатлы белем алу өчен, балалар шул исәптән яхшы тәрбия дә алырлык система булдырырга кирәк», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Яңа стандартлар буенча 10 - 11 сыйныфларда табигый, гуманитар, социаль-икътисадый, технологик һәм универсаль профильле уку планнары гамәлгә ашырылачак, дип ачыклык кертте Һадиуллин. Өлкән сыйныф укучыларының барлык уку планнарының мәҗбүри өлешенә укучыларның индивидуаль проектын үтәү кертелгән.