Татарстанда барлык 3,6 мең мәгариф учреждениесенең терроризмга каршы якланганлыгын тәэмин итү өчен аларны җиһазландыруга 5,4 млрд сумга юнәлтергә кирәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Татарстанда мәгариф оешмаларының иминлеген тәэмин итү программасы эшләнә. Министрлык исәп-хисап әзерләде һәм Россия Мәгариф министрлыгына юллады, - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Һадиуллин республикада инде элегрәк гамәлгә кертелгән "Барс.Web.Своды" хисап системасы базасында программа продукты булдыру эше алып барыла, дип өстәде, ул мәгариф учреждениеләренә, муниципалитетларда мәгариф идарәләренә, министрлык хезмәтләренә, хокук саклау органнарына агымдагы вәзгыятьне мониторинглауны үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.