Татарстанда БДИдан иң күп йөз балл җыйган укучыларны дүрт муниципалитет мәктәпләре әзерләде

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Татарстанда БДИ буенча иң күп балл җыючылар дүрт муниципалитет: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары мәктәпләре әзерләгән. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Иң күп йөз баллчыларны Казан мәктәпләре әзерләде. Гомумән алганда, аларның 125 йөз баллчысы бар. Моннан тыш, Яр Чаллыда - 34 йөз балл җыючы, Әлмәт районында - 13, Түбән Кама районында - 10», - диде республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Министр ассызыклаганча, Татарстанда 246 БДИ катнашучысы 257 йөз баллы нәтиҗә алды, шуларның 236сы - быел чыгарылыш укучыларында. Йөз баллы нәтиҗәләр саны узган ел белән чагыштырганда 18 гә күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International