Хөкүмәт мәктәптә укыган вакытта ата-аналарын югалткан балаларга өстәмә социаль гарантияләр бирергә тәкъдим итә.
"Төрле сәбәпләр аркасында ата-аналарсыз калган балалар өчен югары уку йортларында һәм техникумнарда төрле ташламалар һәм преференцияләр эшли", - дип искәртте премьер-министр Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында. Алар тулысынча дәүләт тәэминатында, дип ассызыклады ул: бушлай кием-салым, аяк киеме, туклану, медицина ярдәме алалар, аларга дәреслекләр сатып алу һәм юлга чыгымнары түләнә.
"Мәктәптә укыган вакытта ата-анасын (берсен яки икесен дә) югалткан балаларга да шундый социаль гарантияләрне таратабыз. Алардан балигъ булганчы аттестат алырга өлгермәгән һәм укуларын дәвам иткән ятим балалар да файдалана алачак", - дип белдерде хөкүмәт рәисе.