Педагоглар финанс белеме укытачак

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

РАНХиГСта "Финанс белеме эчтәлеге" онлайн-программалар буенча педагогларның квалификациясен күтәрүнең беренче агымы старт ала. Бу Россиядә беренче шундый онлайн-программалар. Уку база һәм алга киткән дәрәҗәләр буенча дистанцион форматта узачак. Шунысы мөһим: укыту бушлай, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы дәүләт программасы буенча финанслана.

Тыңлаучыларны ни көтә? Педагоглар кыска һәм күрсәтмәле формада финанс белеменең теоретик нигезе белән таныша, шулай ук гамәли интерактив биремнәр башкара алачак. Курс нәтиҗәләре буенча алар укучыларны үз финанслары белән ничек дөрес эш итәргә, товарларны һәм хезмәтләрне аңлы рәвештә сайларга, чыгымнар һәм керемнәр белән идарә итәргә, мошенниклыкны танырга, акча туплау буенча максатлар куярга өйрәтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International