Белгечләр шәһәр халкына балалар киемнәре, аяк киеме, уенчыклар, мәктәп формасы, канцелярия товарлары, балалар туклануы сыйфаты, шулай ук гигиена таләпләренең нинди нормативлары әлеге товарларга тәкъдим ителүе турында консультация бирәләр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең тәүлек буе эшли торган номеры буенча шалтыратырга мөмкин: 7(800)555-49-43.
Шулай ук шалтыратулар кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә түбәндәге телефон буенча кабул ителә: (843)221-90-16 Көн саен 9:00 дән 17:00 гә кадәр ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш (12:00 дән 13:00 гә кадәр тәнәфес).
Болардан тыш, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне 10:00 сәгатьтән 15:45 телефон буенча сорау бирергә була: (843)7(843)273-15-83 (тәнәфес 12:00 дән 12:45 кә кадәр).
Кайнар линия эшне 27 августка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ведомство.