Федераль программада катнашучылар өч мең сумлык махсус банк картасы ала алачак.
1 сентябрьдән Татарстанда «Пушкин картасы» федераль яшьләр программасы эшли башлаячак. 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге республика халкы мәдәни чараларга билетлар сатып алу өчен акча ала алачак.
Программада катнашучыларга өч мең сумлык махсус банк картасы биреләчәк, аларны ел дәвамында сарыф итәргә мөмкин булачак. Киләсе елда карта номиналы биш мең сумга кадәр арттырылачак. Бу акчаларга бөтен ил буйлап музейлар, театрлар, концерт заллары, филармония һәм китапханәләргә билетлар сатып алырга мөмкин булачак. Мәдәни чаралар исемлеге pro.культура.рф порталында урнаштырылачак. Программага 800дән артык федераль, төбәк һәм хосусый мәдәният учреждениеләре кушылачак, алга таба катнашучылар исемлеге киңәйтеләчәк.