Яр Чаллыда Чулман проспектында 1224 укучыга исәпләнгән урта гомумбелем бирү мәктәбенең йомгаклау тикшерүе уза. Бу «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплекслары челтәренә керә торган тагын бер яңа объект. Ул 59 нчы гимназия статусын алды.
Барлыгы 2022 елга кадәр Татарстанда "Мәгариф" милли проекты кысаларында алты шундый комплекс эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Казаннан тыш (анда ике комплекс эшләячәк), Алабуга һәм Яр Чаллыдан тыш, алар Әлмәттә, Түбән Камада ачылачак.
Проектның максаты - балалар рус, татар, инглиз телләрендә укыячак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк мәгариф үзәге моделен булдыру.