Казанның меңнән артык укучысы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр һәм канцтоварлар алачак

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Казанның 1 057 укучысы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында портфельләр һәм канцтоварлар алачак. Мохтаҗ балаларга бүләкләрне шәһәр районнарында 18 августтан 23 августка кадәр тапшырачаклар.

Быел парталарга беренче тапкыр 20 меңгә якын беренче сыйныф укучысы утырачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында быел 984 беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныф укучыларына 73 балага ярдәм күрсәтеләчәк. Алар - инвалид балалар, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән, эшсез ата-аналар гаиләләреннән, тәрбиягә алынган гаиләләрдә һәм опекун гаиләләрендә тәрбияләнүче, имин булмаган гаиләләрдә яшәүче һәм профилактик исәптә торучы балалар.

Быел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе 1 августта старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International