Чаллыда алмаштыручы гаиләләр өчен "Җиде бәхет чәчәге" II профильле балалар-ата сменасы старт алды. Смена «Саулык» савыктыру комплексының «Звездный» лагеренда оештырылган.
Әлеге уникаль проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән төзелде һәм аларны алмаштыручы гаиләләрнең яхшы ял итү традициясенә әверелде.
Уртак ял оештыру тәрбиягә алган балалы гаиләләргә ярдәм итүнең мөһим аспектларының берсе булып тора. Ял итү процессында гаиләләр үз проблемалары, балалар тәрбияләүдәге казанышлары белән уртаклаша, бала-гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу мөмкинлекләренә өйрәнә.
Сменада катнашучылар - 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган 40 гаилә. Сменада Татарстанның 14 районыннан 150 бала һәм 49 тәрбиягә бала алган ата-аналар катнаша. Шунысы игътибарга лаек, махсус балалар һәм күп балалы гаиләләр өчен мондый гаилә ялының Россиядә аналоглары юк.