Балтач районы Норма авылында капиталь төзелеш объекты «Тургай» балалар бакчасына проект документациясенә туры килү турында бәяләмә бирелде.
Объектны төзү 2020 елның апрелендә башланган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе 2021 елның августының беренче яртысында узды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 120 урынга исәпләнгән. Биредә дәресләр һәм бәйрәм чаралары уздыру өчен музыка залы, спорт залы, уен зонасы, йокы бүлмәсе бар. Балалар бакчасының төзекләндерелгән территориясендә уен мәйданчыклары урнаштырылган.