Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 153 балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәге һәм мәктәптән тыш эш үзәге һәм 2 меңнән артык өстәмә белем бирү оешмасы теркәлгән. Бу хакта турыдан-туры эфир вакытында Республика мәктәптән тыш эш үзәге директоры Алексей Зиновьев хәбәр итте.
«Бирегә балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, көллиятләр дә, вузлар да карый, хәтта предприятиеләрдә дә өстәмә белем бирү эшчәнлеге алып барыла. Иң мөһиме - белем бирү эшчәнлегенә лицензия булу», - дип билгеләп үтте спикер.
Зиновьев сүзләренчә, хәзер республикада күп мәктәпләр төзелә, аларда бассейннар һәм төрле махсуслаштырылган лабораторияләр җиһазландырылган.
"Хәзерге заман мәктәпләре бик яхшы җиһазландырылган. Дәрестән соң мәктәп өстәмә белем бирү программаларын оештырырга мөмкин. Шуңа күрә хәзер һәр районда гына түгел, һәр торак пунктта балаларга өстәмә белем бирү программасы гамәлгә ашырыла торган учреждениеләр бар, - диде ул.