Казанның 143 нче мәктәбендә уку елына түбә, коридор һәм санузел яңартылачак

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Казанның Яңа Савин районында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 143 нче мәктәпне ремонтлау дәвам итә. Яңа уку елына гомуми белем бирү учреждениесендә түбә, коридор һәм санузеллар яңартылачак, яңа тәрәзәләр куелачак. Бүген эшләрнең барышы белән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International