Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Буа районында БДИга иң күп балл җыйган чыгарылыш укучылары белән очрашты. Чарада 54 укучы катнашты.
“Төрле фәннәр буенча имтиханнарда югары нәтиҗәләр күрсәткән район чыгарылыш укучылары белән очрашу - бу инде яхшы традиция. Сезнең барыгызның да югары уку йортларында укуыгызны дәвам итәргә җыенуыгыз мактаулы. Сезгә укытучылар үз белемәрен биргән, сез үзегез тырышып эшләдегез. Һәм сез үзегезнең иң яхшылар икәнегезне исбатладыгыз", - диде парламент башлыгы.
Мөхәммәтшин чыгарылыш укучыларына үзләренә ошаган белгечлекне сайларга киңәш итте. Аның фикеренчә, җәмгыятьтә кирәкле булу өчен, һөнәр сайлаганда ялгышмау мөһим. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары республиканың барлык кирәкле белгечлекләре буенча әзерлек алып барыла торган югары уку йортларын сайлый ала.