Киектә яңа лицейда укыту ике сменада оештырылачак

2021 елның 20 августы, җомга

Питрәч районының Киек авылында яңа лицейда уку ике сменада оештырылачак. Бу башлангыч сыйныфларның бик күп җыелуы белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына муниципалитетның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүгенге көндә 10 беренче сыйныф кабул ителгән, җидешәр икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар - гомуми алганда, башлангыч мәктәп 31 сыйныф белән комплектланган.

Лицейның профиле - технологик. Лицей миссиясе - булачак технологик лидерларны тәрбияләү. "Лицей үз алдына технологик белем бирүне, шул исәптән табигый фәннәр, математика, информатика, физика һәм технологияләр буенча белем бирү программаларының эчтәлеген модернизацияләүне, технологик остаханәләр булдыруны да куя", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International