Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев Актанышта Татарстан педагогларының август киңәшмәсендә катнашачак

2021 елның 20 августы, җомга

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы Актанышта 20 августта “Адымнар-Актаныш” яңа полилингваль комплексында узачак. Киңәшмәнең төп темасы - «Татарстан Республикасында заманча мәгариф - һәркем өчен мөмкинлекләр» дип атала.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итү органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик бергәлек вәкилләре һәм башкалар катнаша.

20 августта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында “Адымнар-Актаныш” полилингваль комплексы актлар залыннан август педсоветының пленар утырышы турыдан-туры видеотрансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International