Миңнеханов - БДИ буенча ике йөз баллы укучыларга: Сезне Олимпия чемпионнары белән чагыштырырга була

2021 елның 20 августы, җомга

БДИда югары баллар - ул укучыларның, педагог-остазларның, туганнарның һәм якыннарның зур хезмәте һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Бу хакта Актанышта ике йөз баллы чыгарылыш укучылары белән әңгәмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды.

«Бу сезнең зур хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз, остаз-педагогларның эше, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз ярдәм итү нәтиҗәсе. Без сезнең белән бик горурланабыз. Сезне Олимпия чемпионнары белән чагыштырырга мөмкин. Сез - яшьләр өчен чын үрнәк», - диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, БДИ буенча югары баллы чыгарылыш укучыларының перспективалары зур, чөнки Россиянең һәр югары уку йорты мондый абитуриентлар белән кызыксына.

«Киләчәктә барысы да сездән тора. Сез Татарстанның югары уку йортын яисә Россиянең башка шәһәрендә университетны сайлый аласыз. Без үз чиратыбызда сезнең белән элемтәләрне сакларга һәм киләчәктә элемтәне сакларга телибез. Киләчәктә Татарстанга кайтырга уйласагыз, без моңа шат кына булачакбыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International