Рөстәм Миңнеханов: Белем бирү сыйфатын арттыру - безнең эшнең өстенлекле юнәлеше

2021 елның 21 августы, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышын уздырды. Быел чара Актанышта узды. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада 5 елга фәнни-мәгариф комплексын үстерүнең комплекслы программасы эшләнә. Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатларында бу ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Патриотлык, туган якка мәхәббәт формалаштыруда мөһим роль мәгариф системасына бирелә.

ТР Президенты мәктәп белеменең югары сыйфатын тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Моның өчен күп көч куела. Әмма ил субъектлары рейтингы нәтиҗәләре буенча республика әлегә 22 урында. "Безне мондый позицияләргә ташлаучы проблемаларның берсе - укытучының профессионализмы белән турыдан-туры бәйле булган бәяләрнең объектсызлыгы. Кайбер районнарда медальләр алу өчен дәгъвачылар үзләренең нәтиҗәләрен расламады. Мәгариф һәм фән министрлыгына районнар белән берлектә бу мәсьәләләргә төшенергә һәм тулы чаралар күрергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International