Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Soft Skills Russia чемпионатын ачуда катнашты.
Чара 22 августтан 25 августка кадәр Казанда “Восток” балаларны савыктыру лагере базасында уза.
Проектның максаты - ссуз студентларын социаль әһәмиятле эшчәнлек аша универсаль күнекмәләрне гамәли үзләштерүгә җәлеп итү. Проектның бурычлары булып эшче һөнәрләрнең һәм һөнәри белем бирү оешмаларының абруен күтәрү, девиант үз-үзен тотышын профилактикалау һәм деструктив практикага җәлеп итү дәрәҗәсен киметү билгеләнә.
Чемпионатта көллият һәм техникумнарның 160 студенты катнаша. Алар “Креативлык”, “Эмоциональ интеллект”, “Командада эшли белү”, “Проектлы фикерләү” һәм “Коммуникабельлек” кебек биш һөнәри осталык буенча ярышачак.