Уку елы ничек башланыр һәм мәктәп программасын нинди яңалыклар көтә: Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышын үткәрәчәк

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Яңа уку елы башланыр алдыннан Гадәттәгечә Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Россия мәктәп мәгарифе системасын үстерү, укучылар һәм ата-аналар алдында ачыла торган яңа мөмкинлекләр турында сөйләячәк, шулай ук ата-аналар җыелышы барышында ата-аналар җәмәгатьчелеге сорауларына җавап бирәчәк. Җыелыш 2021 елның 28 августында узачак.

Быел җыелыш илнең барлык федераль округларына тоташып, ачык төбәкара диалог форматында узачак. Җыелышның кайнар линиясенә 3 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, алар арасында мәктәпләрнең инфраструктурасын яңартуга, яңа уку елында санитар-эпидемиологик нормаларга, биш көнлек уку һәм мәктәп туклануына кагылышлы мәсьәләләр аерым урын алып тора. Шулай ук ата-аналарны бөтенроссия тикшерү эшләре, БДИ һәм ТДИ үткәрү һәм әзер өй биремнәрен тарату проблемасы да кызыксындыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International