Быел мәктәпкә ике миллионга якын беренче сыйныф укучысы барачак. Димәк, ким дигәндә алты миллион әни һәм әти, әби һәм бабайлар бу тантаналы көнгә әзерләнә. Үзебезне һәм баланы мәктәпкә мораль яктан ничек әзерләргә, беренче сыйныф укучысына ничек ярдәм итәргә, көннең яңа режимына ничек җайлашырга икәне әлеге мәкаләдә сөйләнә.
Психологлар фикеренчә, бала беренче сыйныфка кергәч, гаилә чын кризис кичерә. Кыскасы, гаиләдә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Әгәр дә шартлар яхшы, имин булса, кризис уңышлы үтәчәк.