Мәгариф министрлыгы үткәргән социаль сораштыру нәтиҗәләре буенча, ата-аналарның 62 проценты мәктәп иртәнге ашлары һәм төшке ашлары сыйфатыннан канәгать. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов мәктәп туклануы буенча I Бөтенроссия ата-аналар форумында сөйләде.
Кравцов сүзләренчә, узган ел тәҗрибәсе буенча туклану белән бәйле проблемаларның күбесе, кагыйдә буларак, мәктәпләр гаебе белән түгел, ә подрядчы оешмаларның җавапсызлыгы аркасында барлыкка килгән.
Яңа уку елында барлык ата-аналар өчен туклануны контрольдә тоту мәсьәләләре буенча кайнар телефон линияләре эшен дәвам итәчәк. Бу, беренче чиратта, Министрлык каршындагы федераль кайнар линия: 7 (800) 200-91-85.
- Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләре порталында мәктәп туклануы мәсьәләләре буенча махсус бүлек бар, - дип искәртте Сергей Кравцов. Барлык мөрәҗәгатьләр һәм шәрехләр аннан барлык дәрәҗәләрдәге идарәчеләргә җибәрелә.