«Шәһәр өчен иң яхшы цифрлы карарлар» хакатоны җиңүчеләре - Королев исемендәге политехник колледж студентлары Казан «ИТ-паркы» һәм Ак Барс Банкы талантларын үстерү үзәге ярдәмен алачак. Бу хакта Түбән Кама бизнесына ярдәм итү һәм үстерү үзәгендә хәбәр иттеләр.
Конкурска балалар «IT-улиточканың мобиль түгәрәге» проектын тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләр сүзләренчә, "IT-улиточка мобиль түгәрәге" авыл балаларын программалаштыру һәм 3D-модельләштерү белән укытуга юнәлтелгән, алар үзләрен бу юнәлештә иркенрәк хис итсеннәр, ә алга таба, бәлки, үз киләчәген IT-һөнәр белән бәйләрләр.