Татарстан җыелма командасы 22 августта Уфага «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча IX Милли чемпионатының финалына китәчәк.
«Яшь профессионаллар» IX Милли чемпионатының финалы Уфада 25 августтан 29 августка кадәр узачак. Бу Россиядәге урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге студентлар һәм WorldSkills Russia Juniors юнәлеше вәкилләре арасында иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары.
Ярышлар 105 һөнәри компетенция һәм 51 компетенция WorldSkills Russia Juniors юнәлеше буенча узачак, ул җиде блокка бүленгән. Финалда 1800 конкурсант катнаша, шуларның 600дән артыгы - юниорлар. Эксперт бергәлеген 2000 гә якын кеше тәкъдим итәчәк. Чемпионатта шулай ук Азия-Тын океан төбәге илләреннән һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегеннән конкурсантлар һәм экспертлар катнашачак.