Татарстанның Питрәч районының ике мәктәбендә азык-төлек блоклары капиталь ремонтланды: ашханәләрне яңарту Питрәчнең 2 нче мәктәбенә һәм Иске Шигали авылы мәктәбенә кагылды.
Районның әлеге ике мәктәбе азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлар белән тәэмин итү программасына кертелгән.
Ремонт эшләре җәй башында башланды. Питрәч 2нче мәктәбенең азык-төлек блогы 300 квадрат метрдан аз гына артык мәйдан били, анда кайнар цех, савыт-саба юу, яшелчә базасы, склад, киенү-чишенү бүлмәсе, санузел керә. Бу вакыт эчендә бөтен җирдә вентиляция, электр үткәргеч һәм канализация тулысынча алыштырылды.
Төзүчеләр бизәү эшләрен дә башкардылар: диварларны штукатурлау, түшәм плитәләрен җәю, буяу. Яңа ишекләр куелды, тәрәзәләр алыштырылды. Ремонтланган бинага өстәмә рәвештә яңа җиһазлар кайтарылды. Суыткыч, кайнар су казаны, электр плиткасы, мармит урнаштырдылар. Иске Шигали авылы мәктәбендә дә шундый ук эшләр башкарылды.
Район башлыгы Илһам Кашапов ремонт нәтиҗәләре белән танышты һәм башкарылган эшләрне уңай бәяләде.